Ләйлә Фазлыева: Мәктәпләргә азык-төлек китерү Татарстан Президенты контролендә тора

Республика мәктәпләренә 15 оешма азык-төлек китерә.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Укучыларның туклануын оештыру өчен Татарстан мәктәпләренә азык-төлек китерүне республика Президенты Рөстәм Миңнеханов контрольдә тота. Бу хакта республика вице-премьеры Ләйлә Фазлыева Татарстан Иҗтимагый палатасында муниципаль берәмлекләрнең иҗтимагый советлары белән турыдан-туры элемтә вакытында әйтте.

«Балалар туклануын оештырганда азык-төлек китерүне Татарстан Президенты контрольдә тота. Аңа килгән барлык кисәтүләр турында мәгълүмат җиткерелә, — диде Татарстан Премьер-министры урынбасары. — Сыйфатсыз азык-төлек продуктлары китергән подрядчы намуссыз дип игълан ителә һәм балалар өчен туклану оештыру режимыннан чыгарыла».

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин республикада мәктәп туклануын оештыру һәрвакыт Татарстан Президенты контролендә булды, дип өстәде. Ул шулай ук белем бирү оешмаларына азык-төлекне тендер откан предприятиеләр китерә, дип өстәде. Татарстанда алар — 15.

Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында 1нче сыйныфтан алып 4нче сыйныфка кадәр барлык укучыларны бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү бурычын куйды.