Татарстан Президенты “Weichai Power” компаниясе генераль директоры белән очрашты

Татарстан Президенты Кытай белән актив хезмәттәшлектә булуны, Кытай компанияләре белән сәнәгать һәм башка өлкәләрдә килешүләр барлыгын билгеләп үтте.

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Weichai Power” (Кытай) машина төзелеше компаниясе генераль директоры Тан Сюгуанг белән очрашты. Очрашу Татарстан Хөкүмәт Йортында узды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан Россия һәм Кытай арасындагы үзара дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән элемтәләрне киңәйтүгә зур игътибар бирә.

Татарстан Президенты Кытай белән актив хезмәттәшлектә булуны, Кытай компанияләре белән сәнәгать һәм башка өлкәләрдә килешүләр барлыгын билгеләп үтте.

Ул Пекинда Татарстанның сәүдә-икътисади вәкиллеге эшләвен, узган ел Казанда Кытай Генераль консуллыгы ачылуын җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов “Weichai Power” компаниясенең Кытайда һәм, гомумән, дөньяда әйдәп баручы сәнәгать корпорациясе булуын билгеләп үтте. “Сезнең двигательләр "КАМАЗ" йөк машиналарында да кулланыла”, - диде ул.

Тан Сюгуанг Татарстан Президентына рәхмәтен җиткереп, “Weichai Power”ның Россия компанияләре белән хезмәттәшлеккә һәрчак аерым әһәмият бирелүен билгеләп үтте. Татарстанга сәфәр кысаларында алга таба хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләп булуын җиткерде.

Очрашуда шулай ук Татарстан вице-премьеры – Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, “КАМАЗ”җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин катнашты.