Дмитрий Медведев Президентның резерв фондыннан акча бүлеп бирергә боерды

Президентның резерв фондыннан кайбер сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренә 15,5 миллион сум акча бүлеп бирелде
(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”). Дәүләт башлыгы 2008 елда Президентның резерв фондыннан кайбер сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренә 15,5 миллион сум акча бүлеп бирү турындагы боерыкка кул куйды.
Боерык нигезендә әлеге акчалар, аерым алганда, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр Идел буе тернәкләндерү үзәге бинасын төзекләндерүгә (6 миллион сум); Пектубай картлар йортына (Мари Эл) котельный төзүгә (3 миллион); Иваново өлкә клиник хастаханәсенең 2нче дәвалау корпусын капиталь ремонтлауга (6,5 миллион сум) тотылачак.
2008 елда Президентның резерв фондыннан шулай ук Сарытау өлкәсендәге 2нче урта гомумбелем бирү мәктәбе бинасын капиталь төзкләндерүгә 10 миллион сум акча бүленәчәк, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.