news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Туполев» җәмгыятенең директорлар советын җитәкләячәк

Туполев» гаммәви акционерлар җәмгыяте — Россиядә бомбардировщик-ракета йөртүчеләрне, һәм махсус кулланылыштагы очкычларны проектлаштыру, җитештерү һәм сатылганнан соң күзәтчелек итү белән шөгыльләнүче әйдәп баручы предприятие.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Туполев» гаммәви акционерлар җәмгыятенең директорлар советы рәисе итеп сайланды.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Туполев» гаммәви акционерлар җәмгыятенең директорлар советы башлыгы булды. Әлеге карар бүген директорлар советы утырышында кабул ителде. Ул Туполев» гаммәви акционерлар җәмгыятенең филиалында — С.П. Горбунов исемендәге Казан авиациясе заводы базасында узды», — дип хәбәр итте «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. 

Туполев» гаммәви акционерлар җәмгыяте — Россиядә бомбардировщик-ракета йөртүчеләрне, һәм махсус кулланылыштагы очкычларны проектлаштыру, җитештерү һәм сатылганнан соң күзәтчелек итү белән шөгыльләнүче әйдәп баручы предприятие. Компания — Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе стратегик һәм махсус авиация дивизионының баш предприятиесе.

Казанда «Туполев» җәмгыятенең филиалы — С.П. Горбунов исемендәге Казан авиациясе заводы урнашкан. Әлеге предприятиедә Ту-214 очкычлары җитештерелә, завод Россиянең хәрби-космик көчләре ерак авиациясенең Ту-22М3 һәм Ту-160 бомбардировщикларын төзәтү һәм модернизацияләү белән шөгыльләнә. Моннан тыш 2015 елда кабат Ту-160 стратегик бомбардировщикларны җитештерү башланды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100