news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Серго исемендәге заводта логистика үзәген ачуда катнашачак

2021 елның сигез аенда Pozis предприятиесендә 8,7 миллиард сумлык товар продукциясе җитештерелгән.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Иртәгә, 17 сентябрьдә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов белән берлектә Яшел Үзәндә урнашкан «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсендә булачак.

Кунаклар завод белән танышканнан соң машина төзелеше тармагын үстерүгә багышланган утырыш үткәрәчәк. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова республика Хөкүмәте йортында узган брифингта шулай дип белдерде.

«Логистика үзәген ачу, шулай ук медицина продукциясе һәм техникасы эшләп чыгаруның 20 еллыгына багышланган чаралар планлаштырылган», — диде спикер.

Логистика үзәгенең мәйданы 15 мең квадрат метрдан артып китә. Биредә бер үк вакытта 40 меңнән артык суыткыч җиһаз приборлары урнаштырып булачак. Үзәк кирәкле бөтен инфраструктура (көтү бүлмәләре, видеокүзәтү системасы һ.б.) белән җиһазландырылган. Блок-модуль базасында йөк төяү белән идарә итү үзәге, шулай ук оператор бүлмәсе бар, анда кирәкле бөтен документларны рәсмиләштерү процесслары белән идарә итәләр.

«Бүгенге көндә Pozis — оборона-сәнәгать комплексы, шулай ук төзелеш тармагындагы иң зур предприятиеләрнең берсе. Биредә 2 мең исемдәге көнкүреш техникасы һәм медицина җиһазлары җитештерелә, ул Россиядә суыткыч техника эшләп чыгару буенча 6 иң зур предприятие арасына керә. Әгәр соңгы саннарга күз салсак, 2021 елның сигез аенда предприятиедә 8,7 миллиард сумлык товар продукциясе җитештерелгән», — дип искәртте Галимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100