news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Без авиацион комплексның нәтиҗәле эшчәнлеген тәэмин итәргә телибез

Татарстан Президенты бүген «Туполев» ГАҖ директорлар советы җитәкләде.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). «Туполев» гаммәви акционерлар җәмгыяте директорлар берлеге рәисе вазифасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов предприятиенең нәтиҗәле эшчәнлеге өчен төрле мәсьәләләрнең чишелешен тәэмин итәчәк. Авиатөзелеш компаниясе җитәкчелегенә билгеләнгәннән соң, республика башлыгы шулай дип хәбәр итте.

«Безнең өчен авиация заводы — стратегик. Без Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе, Ростех, коллегалар белән бергәләп, Россия дәүләте мәнфәгатьләрендә авиация комплексының нәтиҗәле эшчәнлеген тәэмин итәргә телибез», — дип игълан итте Миңнеханов.

«Безнең контакт булыр дип уйлыйм. Һәм предприятие мәнфәгатендәге, „Туполев“ ГАҖ мәнфәгатендәге локаль мәсьәләләрне бергә хәл итәчәкбез. Россиянең авиасәнәгате үсеше өчен эшләячәкбез», — дип өстәде ул. 

Татарстан Президенты бүген «Туполев» ГАҖ директорлар советы җитәкләде, карар директорлар советын утырышында тавыш бирү юлы белән кабул ителде. Ул «Туполев» ГАҖ филиалында — С.П.Горбунов исемендәге Казан авиациясе заводы базасында узды.



«Туполев» ГАҖ — Россиядә бомбардировщик-ракета йөртүчеләрне, һәм махсус кулланылыштагы очкычларны проектлау, җитештерү һәм сатылганнан соң күзәтчелек итү белән шөгыльләнә торган әйдәп баручы предприятие. Компания — Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе («Ростех» дәүләт корпорациясе җитәкчелегендәге «ОАК» гаммәви акционерлар җәмгыяте) стратегик һәм махсус авиация дивизионының баш предприятиесе.

Казанда «Туполев» ГАҖ филиалы — С.П.Горбунов исемендәге Казан авиациясе заводы урнашкан. Әлеге предприятиедә Ту-214 очкычлары җитештерелә, завод Россиянең хәрби-космик көчләре ерак авиациясенең Ту-22М3 һәм Ту-160 бомбардировщикларын төзәтү һәм модернизацияләү белән шөгыльләнә. Моннан тыш 2015 елда Ту-160 стратегик бомбардировщикларны кабат җитештерү башланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100