Нурсолтан Назарбаев Рөстәм Миңнехановны сайлауларда җиңүе белән котлады

Татарстанлылар 11-13 сентябрь сайлауларында республиканың хәзерге җитәкчесен яңа президент срогына яңадан сайлады.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Казахстан Республикасының Беренче Президенты Нурсолтан Назарбаев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка шалтыратты һәм аны республика җитәкчесен сайлауда җиңүе белән котлады. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Казахстанның Беренче Президенты республика лидерын Татарстан Президенты сайлауларында җиңүе белән котлады һәм төбәкнең алга таба да чәчәк атуын, ә республика халкына уңышлар һәм иминлек теләде», — диде Галимова.

Рөстәм Миңнеханов Нурсолтан Назарбаевка изге теләкләр өчен рәхмәт белдерде һәм республикалар арасында урнашкан ныклы һәм дустанә җылы мөнәсәбәтләрнең дәүләт башлыклары арасында да мөһим булуын искәртте.