Әсгать Сәфәров “Чечен Республикасы алдындагы казанышлары өчен” медале белән бүләкләнгән

Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды

(Казан, 16 август, "Татар-информ").  “Чечен Республикасы алдындагы казанышлары өчен” медале бүген Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка тапшырылды. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды. Бүләкне, Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Кадыров кушуы буенча, Чечен Республикасы буенча эчке эшләр министры Руслан Алханов тапшырды.

Әсгать Сәфәров бу медаль белән намуслы хезмәте өчен, Чечен Республикасы территориясендә законлылык, хокук тәртибен һәм җәмгыять иминлеген саклау эшендә Чечен Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы белән актив хезмәттәшлеге өчен бүләкләнде.ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.