news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Россия төбәкләре арасында цифрлаштыру дәрәҗәсе буенча икенче урынны били

Республиканың цифрлы трансформациясе ТР Министрлар кабинеты утырышында каралды.

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). «Сколково» Мәскәү идарә мәктәбе бәяләвенчә, Татарстан Россия төбәкләре арасында цифрлаштыру дәрәҗәсе буенча икенче урында тора. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты утырышында ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте, дип яза ТР Президенты матбугат хезмәте.

Шул ук вакытта федерациянең иң диджитлаштырылган субъекты — Мәскәү. Республикада тулаем төбәк продуктында ИТ-тармакның өлеше 2,4 процент тәшкил итә, ә тулаем ил буенча ул 1 проценттан артмый, дип билгеләп үтте докладчы.

«Әмма эшлисе эшләр бар әле. Алга киткән илләрдә тулаем төбәк продуктында ИТ-тармакның өлеше 10-12 процентка җитә», — дип ассызыклады министр.

Хәйруллин сүзләренә караганда, ел саен мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсенә республика бюджеты 2 млрд сум тирәсе акча сарыф итә. 9 меңгә якын социаль әһәмияткә ия объект Бердәм дәүләт мәгълүмат тапшыру челтәренә тоташтырылган.

Татарстан Президенты карары нигезендә, агымдагы елның 20 августына кадәр өстәмә рәвештә республиканың 1045 мәктәбе интернет челтәренә оптик элемтә каналлары аша чыгачак. Нәтиҗәдә, республикада дәүләт мәктәпләренең 100 проценты югары тизлекле Интернет белән тәэмин ителәчәк.

Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100