Рөстәм Миңнеханов пилотсыз автомобильдә Иннополис шәһәре буйлап узды

ТР Президенты Иннополиска Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең VII Халыкара җәйге кампусы ачылышында катнашу өчен килде.
(Иннополис, 16 июль, «Татар-информ», Арсений Маврин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов пилотсыз җиңел автомобильдә илнең иң яшь шәһәре территориясе - Иннополис буйлап узды. Республика лидеры instagram социаль челтәрендәге үзенең сәхифәсендә шул хакта видео урнаштырган.Рөстәм Миңнеханов Иннополиска Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең VII Халыкара җәйге кампусы ачылышында катнашу өчен килде.