Мамадыш районында Рөстәм Миңнеханов катнашында "Питрау" бәйрәме уза

"Питрау" XVII керәшен мәдәнияте республика бәйрәме чарасы театральләштерелгән тамашадан башлана

 (Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мамадыш муниципаль районында "Питрау" XVII керәшен мәдәнияте республика бәйрәмендә катнаша, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Бәйрәм чарасы Җөри авылында узачак. "Питрау" XVII республика керәшен мәдәнияте бәйрәме чарасы театральләштерелгән тамашадан башлана.

Бәйрәмгә 60 меңнән артык кеше җыелыр дип көтелә. 2016 елда Җөригә республиканың 22 районыннан һәм Россия төбәкләреннән иҗат коллективлары чакырылган.
«Димче почмагы», «Әкият», «Табигать байлыклары», «Фольклор ишегалды», «Керәшен чибәре» һ.б. бәйрәм мәйданчыклары эшләячәк.

«Питрау – 2016» программасында ат чабышлары, милли көрәш, кул көрәше, шахмат һәм шашка турнирлары, аркан тарту, колгага менү, йөгерү һ.б. ярышлар каралган. "Питрау чибәре" конкурсы бәйрәмне тагын да ямьләндерәчәк.

Бәйрәм чарасы кысаларында Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре һәм Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатлары тапшырылачак.

(Гөлүзә Василова әзерләде)