Рөстәм Миңнеханов 2010 елгы Сабантуйны кабул иткән төбәк башлыкларына рәхмәт белдерде

Әлеге төбәк җитәкчеләренең шәхси катнашы, ярдәме һәм нәтиҗәле эшчәнлеге аркасында аларда Сабантуй чын мәгънәсендә бөтенхалык бәйрәменә әверелде

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татар халкының милли бәйрәме Сабантуйны яхшы оештырганнары өчен Удмуртия Республикасы Президенты Александр Волков, Мари Эл Республикасы Президенты Леонид Маркелов, Әстерхан өлкәсе губернаторы Александр Жилкин, Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг, Самара өлкәсе губернаторы Владимир Артяков, Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов һәм Чиләбе өлкәсе губернаторы Михаил Юревичка Рәхмәт хатлары юллады.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, әлеге төбәк җитәкчеләренең шәхси катнашы, ярдәме һәм нәтиҗәле эшчәнлеге аркасында аларда Сабантуй чын мәгънәсендә бөтенхалык бәйрәменә әверелде.
“Узган Сабантуй илебездә яшәүче барлык халыкларның традицияләренең какшамаслыгын раслады, минем инануымча, алар алга таба да төбәкләр арасындагы хезмәттәшлекне үстерү өчен ныклы нигез булып хезмәт итәчәк”, - дип ассызыклады Татарстан башлыгы.
Рөстәм Миңнеханов бу төбәкләрдә Сабантуйны бәйрәм итүдә катнашкан Татарстан Республикасы делегацияләренә кунакчыллык күрсәткәннәре өчен төбәк башлыкларына рәхмәт белдерде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.