Р.Миңнеханов Югары урбанистика мәктәбе вәкилләре белән уртак проектлар буенча фикерләште

Алар иҗтимагый киңлекләрне, транспорт, шәһәр инфраструктурасын үстерү мөмкинлекләрен карадылар.

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында Югары икътисад мәктәбенең Фәнни-тикшеренү университеты Югары урбанистика мәктәбе деканы Алексей Новиков һәм «Шухов Лаб» киләчәк шәһәрләрен прототиплау лабораториясе җитәкчесе, Барселоны баш архитекторы (2011 – 2015 еллар) Висенте Гуаярт белән очрашты.

ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, алар Казанның һәм республиканың башка шәһәрләренең иҗтимагый киңлекләрен, транспорт, шәһәр инфраструктурасын үстерү мәсьәләре буенча фикерләштеләр. Рөстәм Миңнеханов төбәк белән хезмәттәшлек итү белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде.

ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман уртак проектлар перспективалары турында сөйләде.

Очрашуда ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин һ.б. катнашты.