ТР Президенты адресына Ауропа сыйфат оешмасы президенты исеменнән рәхмәт хаты килде

ТР Президенты адресына Ауропа сыйфат оешмасы президенты исеменнән рәхмәт хаты килде

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты исеменә Ауропа сыйфат оешмасы президенты, Бөтенроссия сыйфат оешмасы беренче вице-президенты Юрий Гусаковтан рәхмәт хаты алынды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Юрий Гусаков Казанның “Икмәк-кондитер комбинаты” ААҖ Ауропаның “Камиллеккә омтылыш” (Committed to Excellence) сертификатына ия булган, ул Ауропа сыйфат белән идарә итү фонды (EFQM) тарафыннан бирелә.

“Икмәк-кондитер комбинаты” ААҖ – югары халыкара танылу дәрәҗәсенә ирешкән Россиянең беренче азык сәнәгате компаниясе, әлеге вакыйга Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе алдыннан аеруча мөһим. Предприятиенең менеджмент дәрәҗәсе һәм аның продукциясе сыйфаты Ауропа сыйфат буенча премия конкурсында катнашуга нигез булып тора”, - диелә хатта.

Юрий Гусаков шулай ук комбинат казанышларында аның продукциясен Бөтенроссия сыйфат оешмасы башкара торган “Россия сыйфаты” программасы буенча бәяләү зур роль уйнады, дип билгеләп үткән. 2004 елда комбинат вафли һәм тортларга “РК” мактаулы билгесен төшерү хокукын алган. Моннан тыш, Татарстанның тагын ике предприятиесе: “Түбән Камашина” ААҖ һәм “Органический синтез” ААҖ “Россия сыйфаты” программасы дипломатлары булган.

“Бу Татарстан Республикасы җитәкчелегенең продукция сыйфатын һәм көндәшлелеккә сәләтлелеген арттыруга зур игътибар бирүне күрсәтә”, - дип йомгаклаган Ю.Гусаков.