ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Россиядә һәм БДБда Майкрософт компаниясе президенты белән очрашты

ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Россиядә һәм БДБда Майкрософт компаниясе президенты белән очрашты

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”, Сергей Семеркин). Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Россиядә һәм БДБда Майкрософт компаниясе президенты Ольга Дергунова белән очрашты.

Очрашуда ТРның дәүләт хакимияте органнарында кулланыла торган “Майкрософт” лицензияле продуктлары буенча килешү турында фикер алышынды. Әлеге документны 21 июньдә Казанда имзалау планлаштырыла.

“Ел дәвамында без программаларын лицензияләргә кирәкле компьютерлар турында фикер алыштык. Бүгенге очрашуда лицензияләүнең нигез параметрлары турында килешенде һәм киләсе атнада без аларны гамәлгә ашыруның конкрет механизмнарын эшләячәкбез”, - дип билгеләп үтте Ольга Дергунова.

Искәртеп үтәбез, узган елның апрелендә ТР Хөкүмәте белән “Майкрософт” компаниясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Анда хезмәттәшлекнең төп дүрт юнәлеше билгеләнде: Windows XP системасын татар теленә җайлаштыру, ТР мәгариф системасына Майкрософт технологияләрен һәм өйрәтү материалларын кертү, “ТР Электрон хөкүмәте” архитектурасын үстерү буенча хезмәттәшлек һәм дәүләт хакимияте органнарында кулланыла торган “Майкрософт” лицензияле продуктлары буенча килешү төзү.