^Николай Патрушев Федераль куркынычлык хезмәтенең бишенче саммитыннан канәгать калды

^Николай Патрушев Федераль куркынычлык хезмәтенең бишенче саммитыннан канәгать калды

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Николай Патрушев махсус хезмәтләр, куркынычсызлык органнары һәм хокук саклау органнары – Россия Федерациясенең Федераль куркынычсызлык хезмәтенең чит ил дәүләтләре -партнерларының бишенче Халыкара киңәшмәсе нәтиҗәләреннән канәгать калган. Бу хакта ул журналистларга бүген Казан Ратушасында үткән йомгаклау утырышыннан соң белдерде.

“Бу - 71 ил, 75 ведомство вәкиле катнашкан беренче киңәшмә, - диде ул. -Очрашуның мөһим нәтиҗәсе – хокук саклау һәм куркынычсызлык органнары арасында ышанычны ныгыту. Моннан тыш, минем карашка, киңәшмәдә БМО куркынычсызлык советының террорчылыкка каршы комитеты һәм милли террорчылыкка каршы комитет вәкилләре катнашуы бик мөһим. Әгәр катнашучылар элеккеге киңәшмәләрдә мәгълүмат кына алмашса, хәзер террорчылык эшчәнлегенә катнашы булган оешмалар һәм затларга карата мәгълүмат банкы оештыру турында карар кабул ителде. Бу исә - безнең планнарны чынга ашыру”. Николай Патрушев энергетика куркынычсызлыгы турында әйткәндә, киңәшмәдә катнашучылар бу мәсьәләдә уртак фикергә килүен билгеләп үтте. “Бу иң мөһиме. Киләчәктә безгә конкрет мәсьәләләр эшләргә кирәк”, - дип белдерде ул.

Махсус хезмәтләрнең чираттагы очрашуы Россиядә үтәчәк. “Киңәшмә үтәчәк төбәкне соңрак билгеләячәкбез. Тәкъдимнәр ясала башлады һәм катнашучы илләрнең теләкләрен исәпкә алып, эшче төркем фикер алышыначак мәсьәләләрнең актуальлеген билгеләячәк”, - диде Николай Патрушев. Киләчәктә ислам илләренең катнашучы вәкилләре санын арттыру турындагы сорауга РФ Федераль куркынычлык хезмәте башлыгы: “Хәзер 51 ил вәкиле катнаша. Киләсе очрашуда ислам дәүләтләре вәкилләре санын арттырырга кирәк дип уйламыйм. Моның күп төрле сәбәпләре бар. Без аңа омтылмаячакбыз. Ә катнашырга теләүчеләр гариза бирә ала, без аларны карарбыз”, - дип җавап бирде.