Рөстәм Миңнеханов һәм Ольга Голодец Казанда "WorldSkills Russia-2014" ярышлары мәйданчыгында булдылар

Мәртәбәле кунаклар конкурс мәйданчыкларын, яшь белгечләр 4 көн буе 38 һөнәр буенча осталыкларын күрсәтәчәк җиһазларны карады

 (Казань, 16 май, «Татар-информ»). Бүген Казанда башланып киткән һөнәр осталыгы буенча  "WorldSkills Russia - 2014" II илкүләм чемпионаты мәйданчыгында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ вице-премьеры Ольга Голодец булды. Аларны ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов озата йөрделәр.

Чемпионат кысаларында ярышлар иртәгә башланып китә, ә бүген мәртәбәле кунаклар конкурс мәйданчыкларын, яшь белгечләр 4 көн буе 38 һөнәр буенча осталыкларын күрсәтәчәк җиһазларны карадылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Стендларның кайберләрендә Татарстан компанияләре җиһазлары урнаштырылган. Әйтик, «Татнефть» ААҖ нефть бораулау өчен мәйданчыкны җиһазлаганнар, катнашучылар ярышлар барышында бораулау җайланмаларыннан чын мәгълүматларга нигезләнеп эш итәсе булачак.

"WorldSkills Russia - 2014" һөнәр осталыгы буенча ярышлар Казанда 16 майдан 20 майга хәтле дәвам итәчәк.