Путин Кырым татарларына: “Карагыз, Татарстан ничек үсеш ала, аңа сокланам, ул бит - лидер”

РФ Президенты кырымтатарлар җәмгыяте вәкилләре белән очрашуда Татарстан турында искәртте

  (Казан, 16 май, «Татар-информ»). Россиядә, Кырымда яшәүче кырымтатарлар мәнфәгатьләрен башка илләр парламентларында яклап булмый, бу булмаган хәл, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин кырымтатарлар җәмгыяте вәкилләре белән очрашуда. Бу хакта РИА “Новости” хәбәр итә.

Россия Хөкүмәте белән Кырым җитәкчелеге өчен эш башлана гына әле, барыннан да элек, кешеләр һәм аларның мәнфәгатьләре турында уйларга кирәк, дип билгеләп үтте ул. “Кырымда яшәүче Россия гражданнары мәнфәгатьләре шәхси амбицияләрдән югары куелырга тиеш”, - диде дәүләт башлыгы.

Путин вәзгыятьнең тамырдан үзгәрүен белдерде. “Россиядә, Кырымда яшәүче кырымтатарлар мәнфәгатьләрен башка илләр парламентларында яклап булмый, бу турыда сөйләп торасы да юк. Монда эшләргә кирәк, Россиядә, Мәскәүдә, Симферопольда, Севастопольда, кайда кешеләр яши, - шунда эшләү зарур”, - диде ул.

“Карагыз, Татарстан ничек үсеш ала, аңа сокланам, ул бит - лидер. Кырым татарларының Россиядә дә лидер булу өчен бөтен мөмкинлекләре дә бар”, - дип ассызыклады РФ Президенты.

"Эшне җайга салып, уңай караш белән эшләргә кирәк, билгеле, зур эш барышында четереклекләр, каршылыклар, бәхәсләр булмый калмас - ул гадәти эш, әмма башкача була алмый", - дип, Президент бөтен эшнең нигезендә кешеләр турында кайгыртучанлык булырга тиешлегенә басым ясап әйтте.