news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов һәм Шәймиев ЮНЕСКО эшләре буенча комиссия вәкиле белән очрашты

Григорий Орджоникидзега «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырылды.

Миңнеханов һәм Шәймиев ЮНЕСКО эшләре буенча комиссия вәкиле белән очрашты
https://tatarstan.ru

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт киңәшчесе, ЮНЕСКО Игелекле ихтыяр илчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе Комиссиясенең Җаваплы секретаре, Россия Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Григорий Орджоникидзе белән очрашты.

Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында Григорий Орджоникидзега «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.

Очрашуда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитеты сессиясен Россиядә (Казан шәһәре) 2022 елда уздыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Чарада ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Татарстан Республикасы Тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу буенча республика фонды» КБО башкарма директоры Татьяна Ларионова да катнашты.

2022 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 46нчы сессиясен Казанда уздырырга җыеналар. Ул Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турындагы Конвенциянең 50 еллыгы кысаларында була

Сессияне әзерләү Россия кандидатурасын (Казан шәһәре) тәкъдим итү буенча Россия Федерациясе Президентының 2020 елның 24 мартында кабул ителгән (№ Пр-566) һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 мартында кабул ителгән (№ ДЧ-П44-2643) йөкләмәләре кысаларында була.

Юбилей датасында Россиядә мондый масштаблы Форумны уздыру, һичшиксез, халыкара аренада илебез абруен арттырачак. Сессия 12-14 көн уза, катнашучылар саны 3 мең чамсаы була. Комитет 167 илдә 1121 мәдәни һәм табигый объектны үз эченә алган ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлеген формалаштыру өчен җавап бирә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100