Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада язгы кыр эшләренең барышы белән танышачак

ТР Президенты иртәгә Түбән Кама районына сәфәр кыла.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов иртәгә Түбән Камага сәфәр кылачак. Ул биредә «ТАНЕКО»ның яңа җайланмасын файдалануга тапшыруда катнашырга һәм язгы кыр эшләренең барышы белән танышырга ниятли. Бу хакта онлайн-брифингта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Иртәгә республика Президентының Түбән Камага сәфәре планлаштырылган. Ул биредә язгы кыр эшләренең барышын тикшерәчәк һәм «ТАНЕКО»да гидрочистарту җайланмасын файдалануга тапшыруда катнашачак», - дип искәртте Галимова.

Аның сүзләренчә, әлеге җайланма Евро-6 стандартына җавап бирә торган дизель ягулыгы җитештерү өчен гидрочистартылган авыр газойль һәм дизель фракцияләре алырга мөмкинлек бирәчәк. Объектның чимал буенча егәрлеге елына 850 мең тонна тәшкил итә.

Моннан тыш, иртәгә Президент 2нче акрынайтылган кокслау җайланмасына нигез салуда катнашачак, шулай ук «Татнефть»нең антисептиклар җитештерүне оештыруга бәйле проекты белән таныштырачак.

Галимова искәрткәнчә, «ТАНЕКО» система хасил итүче зур предприятиеләр арасына керә һәм үз эшчәнлеген дәвам итә. Аерым алганда, биредә яңа корпуслар төзелә.

«Татар-информ» агентлыгы ТР Президентының Әлки районында язгы кыр эшләренең барышы белән танышуы хакында хәбәр иткән иде инде.