Владимир Путин: “Без үзебезнең фармацевтика сәнәгатен үстерергә тиешбез”

Президент әйтүенчә, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы чит ил препаратларыннан баш тартырга җыенмый

(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Без үзебезнең илнең фармацевтика базарын үстерергә тиешбез. Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин турыдан-туры элемтә барышында шул хакта ассызыклады.

Аның әйтүенчә, Россиянең фармацевтика сәнәгатен үстерү өчен, берничә ел элек махсус программа әзерләнгән һәм гамәлгә кертелә. Президент программаның бәясе 180 млрд сумга якын дип белдерде. “Россиядә дөнья стандартларына җавап бирә торган сыйфатлы дәвалау препаратлары җитәрлек җитештерелә. Шул ук вакытта Хөкүмәт чит ил препаратларын сатып алудан да баш тартырга да җыенмый”, - дип белдерде Владимир Путин.

Президент даруларның бәяләре берникадәр артуын инкарь итми. “Бу безнең илдә җитештерлә торган перепаратларның импортка нигезләнеп ясалуы белән бәйле. Мартта фармацевтика базарында берникадәр тотрыклылыкны күзәтәбез”, - дип билгеләп үтте В. Путин.