Дәүләт хезмәткәрләре үзе биләгән урынга тәңгәл булырга тиеш, дип ассызыклады В. Путин

Илбашы фикеренчә, кризистан югалтуларсыз чыгу өчен һәрвакыт профессионаллар эшләве зарур.

(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин фикеренчә, дәүләт хезмәтендә эшләүчеләр үзе биләгән вазифага тәңгәл булырга тиеш. Бу хакта бүген Илбашы турыдан-туры элемтә барышында белдерде.

Президент әйтүенчә, дәүләт хезмәткәре үз эшенең остасы булырга тиеш. “Безгә профессионаллар җитми, дәүләт хезмәтендә югары әзерлекле кешеләр эшләсен һәм үзе биләгән вазифага тәңгәл булсын өчен, без аларның хезмәт хакын билгеле бер дәрәҗәдә тотарга тырышабыз”, - дип белдерде В. Путин. Илбашы фикеренчә, кризистан югалтуларсыз чыгу өчен һәрвакыт профессионаллар эшләве зарур.