Рөстәм Миңнеханов: “Торак алырга тиешле ветераннар исемлеге яңадан каралмаячак”

ТР Президенты рәислегендә узган киңәшмәдә Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү программасын гамәлгә ашыру барышы буенча фикерләштеләр

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү программасын гамәлгә ашыру барышы буенча фикерләштеләр.
“Кайбер башлыклар ялган мәглүмат бирү белән мавыга. Әгәр ветераннар 9 майга кадәр яңа фатирлы булмаса бу яхшылык белән тәмамланмаячак”, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Республика башлыгы сүзләренә караганда, кайбер муниципалитетлар теге яки бу ветеранга фатир тиешле булуын расларга тырыша. “Әгәр исемлек прокуратура белән килешенгән икән – алар яңадан каралмаячак, нәрсәдер уйлап чыгарырга кирәкми”, - дип ассызыклады ул.
ТР Президенты киңәшмәдә катнашаучылар игътибарын ветераннарга яңа фатир тапшыру тантаналы рәвештә үтәргә тиешлегенә юнәлтте.