^Камал театры Уфага бәйрәм алып килде

^Камал театры Уфага бәйрәм алып килде

(Уфа, 16 февраль, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан җиренә зур бәйрәм килде. Сәнгать бәйрәме. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры алып килде ул бәйрәмне. Кичә камаллылар Уфадагы ике атналык гастрольләрен башлап җибәрде.

Киләсе елда 100 еллык күркәм юбилеен билгеләячәк бай тарихлы, газиз театрыбызның Уфага килүен татарлар гына түгел, ә башкортлар да, руслар да, башка милләт вәкилләре дә һәрчак зур түземсезлек белән көтеп ала. Ул быел да шулай булды. Камал театрының килүе турындагы хәбәр Уфада ике ай элек үк тарала башлаган иде. Бу күңелле вакыйганың булачагы театр сәнгатен сөючеләрнең теленнән һич төшмәде. Өлгерләр шунда ук гастроль тамашаларына билетлар да ала башлады. Аларның кайберләре, хәтта, театрның һәр сигез тамашасына билетлар алып куйган инде. Менә шулай яраталар Уфада Камал театры коллективы чыгышларын!

Г. Камал театры Уфада соңгы тапкыр моннан ике ел элек булган иде. Бу вакыт эчендә яраткан театрыбыз яңа спектакльләр әзерләде. Аларның премьераларын татарстанлылар күрергә өлгерде дә инде. Ә менә Башкортстан тамашачылары ул премьераларны беренче мәртәбә карый. «Телсез күке», «Шулай булды шул», «Яра», «Ханума», «Ява карлар, ява карлар» спектакльләре шулар исәбеннән. Ә барлыгы камаллылар бу юлы сигез тамаша алып килгән. «Әлдермештән Әлмәндәр» моңсу комедиясен, «Кичер мине әнкәй» трагикомедиясен дә Уфа тамашачысы тагын һәм тагын карарга әзер, чөнки алар ялкытмый.

Казанлылар Уфага үзләренең чираттагы гастрольләрен 15 февраль кичендә Рус академия драма театры бинасында башлап җибәрде. Барлык спектакльләр дә шушы бинада үтәчәк. Ә Башкортстан Рус академия драма театры коллективы шул ук көннәрдә Казанда Г.Камал театры бинасында чыгыш ясаячак.

Камаллылар Уфадагы иҗат сәфәрен Зөлфәт Хәкимнең тетрәндергеч әсәре буенча Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән «Телсез күке» спектакле белән башлады. Тамаша башланыр алдыннан, гастрольләрне ачып җибәрү тантанасы булып алды. Сәхнәгә Казан кунакларын котларга Башкортстанның төрле даирә вәкилләре менгән иде. Иң беренче сүзне сәхнә хуҗасы – Башкортстан Рус академия драма театры баш режиссеры Михаил Рабинович алды. Ул хөрмәтле кунакларга, матур гадәт буенча, икмәк белән тоз тапшырды һәм үзенең җылы котлау сүзләрен әйтте.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия драма театры директоры Шамил Зиннур улы Закиров үзенең җавап сүзендә Башкортстан тамашачысына һәрчак җылы кабул иткәннәре өчен ихлас рәхмәтләрен җиткерде. «Быел без яңа спектакльләр дә, элеккеләрен дә алып килдек, – диде Ш. Закиров. – Уфага һәр килүебездә сагынып, дулкынланып киләбез. Бу юлы да шундый ук хис-тойгылар били күңелләребезне. Казаннан ялкынлы, кайнар сәламнәр алып килдек. Без театрыбызның 100 еллыгы уңаеннан юбилей турын башлыйбыз, һәм бу турның Уфадан башлануы тирән мәгънәгә ия». Шамил әфәнде Г. Камал театры җырчы-актерларының чыгышлары язылган компакт тәлинкәләр чыгарыла башлавы хакындагы яңалыкны да әйтте. Әле бу сериядән тәүге тәлинкә яңа гына дөнья күргән. Ул – иң шәп җырлаучы актерларның берсе – Наил Әюповның җырлары кергән альбом икән. Аны Уфа тамашачылары да ала алачак.

Г. Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев тә Уфада чираттагы гастрольләрне ачу мөнәсәбәтеннән, үзенең йөрәк түреннән чыккан ихлас котлауларын һәм сәхнә хуҗаларына зур рәхмәтләрен җиткерде. «Без монда Казанда чыгыш ясаячак Рус драма театры өчен, ә сез Казанда безнең өчен борчылып һәм уңышлар теләп торыгыз», – диде Фәрит әфәнде Михаил Рабиновичны кочаклап рәхмәт сүзләрен әйткәндә.

Тантанада шулай ук БР мәдәният һәм милли сәясәт министры урынбасары Тамара Пушкарева, БР Татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге рәисе Рамил Бигнов, БР Татар мәдәният фонды җитәкчесе, танылган композитор Алик Локманов һәм башкалар казанлыларга төбәп сагыну һәм хөрмәтләү хисләрен әйтте, аларга иҗат сәфәрләренең уңышлы үтүен теләде.

Гастрольләрне ачуның тантаналы һәм рәсми өлеше тәмамланганнан соң, тамашачылар игътибарына «Телсез күке» спектакле тәкъдим ителде. Тирән фәлсәфәгә корылган, уйландыра торган әлеге тамашаны уфалылар бик яратып кабул итте. Спектакль беткәч, тамашачыларның аягүрә басып, камаллыларны бик озак алкышлавы һәм «афәрин» дип мактаулары моңа ачык дәлил. Әйе, бу тамаша хакында алдагы көннәрдә дә сүзләр һәм фикерләр күп булыр әле. Әмма бүгеннән үк шуны әйтеп була: «Телсез күке» әсәре юкка гына «Яңа татар пьесасы» бәйгесендә җиңеп чыкмаган. Дөрестән дә шәп әсәр ул. Милли үзаңыбызны уята, сискәндерә торган әсәр.

Шулай итеп, яраткан театрыбыз Уфа сәхнәсендә үзенең әлеге иҗат сәфәрен бик уңышлы башлады. Гастрольләр 28 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Шушы арада камаллылар республиканың Чишмә һәм Бүздәк районнарында да үз тамашаларын күрсәтергә өлгерәчәк әле.