news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Кар яву сәбәпле, коммуналь хезмәтләр көчәйтелгән режимда эшли

Муниципаль берәмлекләр башлыклары торак-коммуналь хуҗалык һәм юл комплексы предприятиеләренең ныклы эш режимы тәэмин итәргә тиеш.

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов юлларны вакытында кардан чистартырга өндәде. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бүген республиканың юл хезмәтләренә катлаулы һава шартларында эшләргә туры килә. Кар яву һәм яуган кар күләменә бәйле рәвештә, коммуналь хезмәтләр көчәйтелгән режимда эшли, — диде Миңнеханов. — Төп юл магистральләрен һәм трассаларын кардан арындыралар, шулай ук башка автомобиль юллары буйлап транспорт йөрүне тәэмин итәргә, шулай ук ишегалларында ашыгыч хезмәт машиналары йөрүне тәэмин итү өчен кардан чистартырга кирәк. Бу зур күләмле эш».

Татарстан Президенты муниципаль берәмлекләр башлыкларын торак-коммуналь хуҗалык һәм юл комплексы предприятиеләренең эшен көчәйтелгән режимда тәэмин итәргә өндәде. Шулай ук гражданнарның мөрәҗәгатьләренә һәм шикаятьләренә оператив җавап бирү, кар яву һәм авария нәтиҗәләрен вакытында хәл итәргә кирәк.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 14 гыйнварда башланган көчле кар яву аркасында Казан урамнарына өстәмә рәвештә 200гә якын кар җыю машинасы чыгарылган. Хәзер шәһәр урамнарында барлыгы 500дән артык техника эшли. Салкын сезон башыннан шәһәрдән барлыгы 200 мең тонна кар чыгарылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100