Әхмәт Эргин: «Казан Россиядә Төркия мәдәнияте көннәрен уздыруда мөһим роль уйнаячак»

Казан Мәскәү һәм Санкт-Петербруг белән беррәттән РФдә Төркия мәдәнияте елы кысаларында чаралар үткәреләчәк төп урын булачак
(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Руслан Мөхәммәтшин). Казан Мәскәү һәм Санкт-Петербруг белән беррәттән РФдә Төркия мәдәнияте елы кысаларында чаралар үткәреләчәк төп урын булачак. Бу хакта кичә журналистларга Казанда Төркия консулы Әхмәт Эргин белдерде.
Искәртеп үтәбез кичә Казан Кремлендә Татарстан Президенты минтимер Шәймиев Казанда Төркиянең генераль консулы Әхмәт Эргин белән очрашты.
Очрашу тәмамлангач журналистларга төрек дипломаты белдергәнчә, Казан Россиядә Төркия мәдәнияте көннәре үткәрүдә мөһим роль уйнаячак. “Бу чараларга җентекле әзерләнү дәвам итә. Бу эшнең принципларыннан берсе иң әһәмиятле чараларны үткәрү өчен өч төп урын – Мәскәү, Казан һәм Санкт-Петербург билгеләнүдә”, - дип ассызыклады генераль консул. “Казанлыларны зур сюрпризлар көтә”, - дип вәгъдә итте ул һәм РФдә Төркия мәдәнияте елының апрельдә ачылачагын белдерде.
Искәртеп үтәбез, Төркия ягы Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү программасының мәдәни өлешендә актив катнашты. Хәзерге вакытта ТР Мәдәният министрлыгында РФдә Төркия мәдәнияте елына багышланган чараларда катнашу буенча тәкъдимнәрен әзерли. Алар арасында Татарстан һәм Төркия иҗат коллективларының уртак чыгышлары, китап, сәнгать эшләре, каллиграфия һәм фотосәнгать әсәрләре күргәзмәләре, фәнни семинарлар һәм конференцияләр бар.