Рөстәм Миңнеханов ТР финанс органнары киңәшмәсен үткәрде

Рөстәм Миңнеханов ТР финанс органнары киңәшмәсен үткәрде

(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”, Булат Сруров). Бүген “Корстон” шәһәр сәүдә-күңел ачу комплексында 2007 ел өчен республика бюджеты үтәлүгә башлангыч нәтиҗәләр чыгарылды.

Финанс, казначылык һәм салым органнарының традицион киңәшмәсен Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Агымдагы елның нәтиҗәләре һәм 2008 елга бурычлар турында фикер алышырга ТР Хөкүмәте әгъзалары, республиканың Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Президенты Аппараты, ТР Хисап палатасы вәкилләре, федераль һәм республика ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләрнең финанс органнары вәкилләре җыелган иде.

“2007 елның башлангыч нәтиҗәләре шактый уңышлы, - дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга Рөстәм Миңнеханов. – Инде бүген үк барлык төп макроикътисади параметрлар үтәлгән яки арттырып үтәлгән дияргә була. Республика һәм шулай ук күпчелек муниципаль бюджетлар да үтәләчәк”. Премьер ТРның күп шәһәрләре һәм районнарында салым базасын үстерү динамикасының әйбәт булуын билгеләп үтте. Өстәвенә, салым базасын киңәйтү, җир өчен түләүләр җыелуын арттыру буенча да шактый эшләнгән, “соры” хезмәт базарына каршы көрәш алып барылган.

Хөкүмәт башлыгы башкарма хакимиятнең 2008 елда дәүләт финанс системасына кагылышлы позициясен билгеләде. Әйтик, дефицитсыз бюджет Финанслар министрлыгы тарафыннан әзерләнгән, ә республика парламенты аны кабул иткән. “Бу шактый җитди уңыш, - дип ассызыклады Премьер. - Шулай ук муниципаль берәмлекләрнең дә бюджеты дефицитсыз формалаштырылган”.

Рөстәм Миңнеханов игътибарны бюджетның нәтиҗәлелегенә юнәлтте. “Бу тема федераль дәрәҗәдә дә иң төп мәсьәләләрнең берсе булып тора, безгә дә, шуңа күрә бүгенге көндә дәүләт тарафыннан җыела торган акчаларның ничек тотылуын җентекләп күзәтергә кирәк”, - диде ул. Беренче чиратта сүз дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр аппаратын тотуга китә торган чыгымнар турында бара, алар берләштерелгән бюджет күләменең 3 процентыннан артып китәргә тиеш түгел, дип аңлатты Премьер.

Киңәшмәне алып баручы фикеренчә, бюджетның нәтиҗәлелеге автономияле учреждениеләр төзелүгә бәйле рәвештә дә артачак. “Автономияле учреждениеләр үзләре ала һәм эшләп таба торган акча кысаларында, гамәлләрен шактый ирекле башкарырга тиеш, тик гамәлгә куючылар (министрлык, ведомство һәм җирле үзидарә органнары) әлеге өлкәдә башбаштаклыкларга юл куймас өчен, билгеле бер эш тәртибе кертергә тиеш”, - дип кисәтте ТР Хөкүмәте башлыгы. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, автономияле учреждениеләрнең үз ихтыяҗлары өчен әйберләр сатып алуда мөстәкыйльлек дәрәҗәсен арттыруга бәйле рәвештә дә кайбер кыенлыклар туарга мөмкин. Шул ук вакытта конкурслы сатуларда җиңүчеләр арзанлык принцибы буенча түгел, ә тәкъдим ителә торган тауарларның сыйфаты һәм аны җибәрүченең территориаль урнашуыннан чыгып билгеләргә тиеш. Әйтик, азык-төлек республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән һәм азык сәнәгате предприятиеләреннән сатып алынырга тиеш, дип саный Премьер.

2008 елның 1 гыйнварыннан белем бирү учреждениеләрен норматив финанслауга күчү дә җитди яңалык булып тора. “Биредә тигезсезлек бар: кайдадыр бер укучыга чыгым артыграк, ә икенче җирдә кимрәк. Тик норматив финанслауга күчү нормативларны арттыра торган учреждениеләргә акчаларны киметү позициясеннән чыгып алып барылмаячак, - дип ышандырды Рөстәм Миңнеханов. – Киресенчә, өстәмә финанс чыгымнары булачак, әлеге күрсәткеч түбәнрәк дәрәҗәдә булган бюджет учреждениеләрен нормативка кадәр күтәрәчәкбез”. Татарстан Хөкүмәте мәҗбүри медицина иминиятенә булган чыгымнарны да федераль нормативка кадәр арттырачак.

Бүгенге киңәшмә барышында җыелучылар алдында Федераль салым хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстанның финанс министры Радик Гайзатуллин, Күчемсез милек объектлар кадастры Федераль агентлыгының территориаль идарәсе җитәкчесе урынбасары Олег Аввакумов, ТР Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов чыгыш ясады.

А.Демидов Россия Контроль-хисап органнары ассоциациясе президиумы әгъзасы сыйфатында Рөстәм Миңнехановка РФ Хисап палатасы рәисе Сергей Степашин тарафыннан имзаланган “РФ дәүләт финанс контроле системасы үсешенә зур өлеш керткән өчен” грамота тапшырды.

Соңыннан ТРның салым, финанс һәм казначалык органнарының аеруча зур уңышларга ирешкән хезмәткәрләренә Татарстан Хөкүмәте рәхмәт хатлары тапшырылды. Алар арасында “ Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе Хәмит Шәрипов, Федераль финанс-бюджет күзәтчелеге хезмәтенең республика идарәсе башлыгы Әнәс Адыев һәм башка җитәкчеләр бар иде.