news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Бөтенроссия халык санын алуда онлайн катнашты

«Россия гражданнарына мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсем килә, бу формаль эш түгел», — дип искәртте дәүләт башлыгы.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин Бөтенроссия халык санын алу башланган көнне анда катнашты. Ул дәүләт хезмәтләре порталында электрон анкета тутырды, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

Таралган видеода Россия лидерының үз фамилиясен, исемен һәм әтисенең исемен күрсәтүе күренә. Моннан тыш, ул әлеге адрес буенча даими (12 ай һәм аннан да күбрәк) яши һәм хуҗалык әгъзасы булып тора, дип билгеләп үтте.

«Россия гражданнарына мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсем килә, бу формаль эш түгел», — дип искәртте дәүләт башлыгы. Ул барлык дәрәҗәдәге хакимият вәкилләренә аларның бурычы — бу эшне (исәпкә алу — Т-и иск.) башкарачак коллегаларына, анда катнашачак волонтерларга да ярдәм итү, ярдәм күрсәтү, дип искәртте.  

Халык санын алу кирәклеген шәрехләп, Путин дәүләт, аның күрсәткечләренә нигезләнеп, икътисадта да, социаль өлкәләрдә дә — сәламәтлек саклау, мәгариф, демография өлкәсендә дә «дөресрәк, нәтиҗәлерәк» карарлар кабул итә алачак, дип билгеләп үтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100