Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Татарстанның ватандашлар белән эшләү тәҗрибәсен уртаклашты

Бүген Мәскәүдә чит илләрдә яшәүче Россия ватандашларының VII Бөтендөнья конгрессы үз эшен башлады.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүдә чит илләрдә яшәүче Россия ватандашларының VII Бөтендөнья конгрессы үз эшен башлады. Конгрессның пленар утырышында Татарстанның ватандашлар белән эшләү тәҗрибәсе турында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сөйләде, дип хәбәр итә республика парламенты матбугат хезмәте.

Татарстан өчен ватандашлар белән эшләү аерым әһәмияткә ия. Россиядә икенче милләт булган татарлар төрле илләр һәм кыйтгаларга таралган. Татарларның милли үзенчәлеген саклап калуда ярдәм итү ТР Конституциясенең 14 маддәсендә чагылыш тапкан. «Безнең республика төрле дәүләтләрдә ватандашлары белән элемтәләрне ныгыту өчен күп эш башкара <…>», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

ТР Дәүләт Советы Рәисе соңгы өч елда республикада ватандашларны күчерү буенча дәүләт программасы нигезендә 800 катнашучы һәм аларның 1181 әгъзасын җәлеп итүгә тукталды. «Кайтырга теләүчеләр аз түгел <…>», — дип искәртте ул, моны төбәкнең барлык хакимият органнары һәм идарә итү органнарының системалы эшенең дәлиле дип ассызыклап.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, Татарстан соңгы вакытта ватандашлар белән элемтәләрне активлаштырды. «Тормыш катлаулана барган саен, безнең илдә генә түгел, дөньяда да кешеләр үз тамырларына шулкадәр якыная бара <…>», — диде ул.

Шуңа бәйле рәвештә, Татарстанның рухи-мәдәни киңлеген киңәйтүгә юнәлдерелгән агарту һәм патриотик программаларда катнашучылар саны арта бара. Бу, аерым алганда, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының бер өлеше булган Каюм Насыйри институтының белем бирү үзәкләре эше, шулай ук туган телле (рус булмаган) мәктәпләр өчен татар һәм рус теле буенча халыкара олимпиадалар уздыру.

Республика парламенты җитәкчесе фикеренчә, Татарстанның бренды — «Сәләт» хәрәкәте. Ул үзенең белем бирү мәйданчыкларында Россия төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән килгән талантлы яшьләрне берләштерә. Талантлар университеты һәм «Татарстан амбассадорлары» хәрәкәте аша яшьләр белән эшләүнең яңа формалары да бар. Бу проектлар 40 илдән яшь белгечләрне һәм студентларны берләштерде, диде ул.