Миңнеханов Альфа-банк җитәкчелеге белән азлап сату проектлары турында фикерләште

Очрашуда Х5 Retail Group һәм «Пятерочка» компанияләре вәкилләре катнашты.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Альфа-банк директорлар советы рәисенең беренче урынбасары Олег Сысуев белән эшлекле очрашу уздырды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Берничә юнәлеш, шул исәптән азлап сату буенча хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышу булды», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Очрашу республиканың Хөкүмәт Йортында узды. Сөйләшүдә Х5 Retail Group компаниясенең башкарма директоры Игорь Шехтерман, «Пятерочка» сәүдә челтәренең коммерция директоры Виталий Вальков һәм башкалар катнашты.