Казанга «Газпром» рәисе урынбасары Виталий Маркелов килде

«Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ"). Кичә кич Татарстанга «Газпром» ГАҖ Идарә рәисе урынбасары Виталий Маркелов килде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гаффаров һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин каршы алды.

Бүген, 15 октябрьдә, Виталий Маркелов һәм Рөстәм Миңнеханов Иннополиска бара, анда «Газпром» ГАҖ белән Татарстан предприятиеләре арасында хезмәттәшлекне үстерүнең перспектив юнәлешләренә багышланган киңәшмә уза.