Рөстәм Миңнеханов Сочида "Сириус" мәгариф үзәгендә булды

Татарстан Президенты эшлекле сәфәр белән Сочига килде.

(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ"). Бүген иртән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочида “Сириус” мәгариф үзәгендә булды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Искәртеп үтик, Рөстәм Миңнеханов 14-15 октябрь көннәрендә эшлекле сәфәр белән – Сочида.

“Сириус” мәгариф үзәге Олимпия инфраструктурасы базасында “Талант һәм уңыш” мәгариф фонды тарафыннан төзелгән. Фонд төзү тәкъдиме белән Россия Президенты Владимир Путин чыккан һәм ул 2014 елның декабрендә Россиянең күренекле фән, спорт, сәнгать эшлеклеләре тарафыннан булдырылган.

Рөстәм Миңнехановка һәм аны озата йөрүчеләргә “Сириус” мәгариф үзәгендә экскурсияне “Талант һәм уңыш” мәгариф фонды җитәкчесе Елена Шмелева үткәргән. Ул, “Сириус” мәгариф үзәгенең төп максаты сәләтле балаларны яшьтән үк ачыклап, аларга һөнәри ярдәм күрсәтү, дип билгеләп үткән.

Үзәк ел әйләнәсе эшли. Ай саен үзәккә Россиянең төрле төбәкләреннән 10-17 яшьлек 600ләп бала килә. Юл чыгымнары һәм биредә тору түләүсез. 24 көнгә исәпләнгән дәресләрдә белгечлек буенча да, үзләрен үстерү һәм камилләштерү юнәлешендә мастер-класслар, иҗади очрашулар, сәламәтләндерү чаралары да каралган.

“Сириус”та мөгаллимнәрнең даими эшләүчеләре дә, дәресләргә чакырылганнары да бар.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, “Сириус” җитәкчеләре бүген төбәкләр белән хезмәттәшлекне булдыру, балаларның талантын ачу, аларның язмышы белән кызыксыну мөһимлеген билгеләп үткән.

“Сириус”та булган балаларның күбесе Россия Президенты мәгариф грантларын ала.

“Сириус” мәгариф үзәге белән Татарстанның алга таба хезмәттәшлеге турында фикерләшкәндә Татарстанда талантлы балаларны төрле мәйданнарда уза торган тематик чараларга тарту (мәсәлән, Иннополиста блокчейн буенча конференция, беренче Россия яшьләр архитектурасы биенналесы һәм башкалар) тәкъдим ителә.

“Талант һәм уңыш” мәгариф фонды җитәкчесе Елена Шмелева гыйнвар аенда “Сириус”та талантлы балалар белән эшләү буенча конференция узачагын әйтеп,Татарстан белгечләрен анда катнашырга чакыра. Аның сүзләренчә, Татарстанда булган тәҗрибәне кулланып, махсус секция оештырып була.

Аннан Рөстәм Миңнехановка күнекмә объектларын һәм яшь хоккейчылар шөгыльләнә торган "Шайба” кече боз аренасын күрсәттеләр, медиаүзәктә булдылар.

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев һәм башка рәсми затлар озатып йөрде.