Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Сочига килде

Татарстан Президенты XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале ачылышында катнаша.

(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә кич эшлекле сәфәр белән Сочига килде. Сәфәрнең төп максаты – XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале ачылышында катнашу. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген Рөстәм Миңнехановның “Сириус” мәгариф үзәгендә була, шулай ук Skypark (Россиядәге ул Сочи милли паркында биеклектә урнашкан беренче маҗаралар паркы) эше белән таныша.

Аннан Рөстәм Миңнеханов Медиүзәктә (Олимпия проспекты) Татарстанның күргәзмә стендын, шулай ук Россиядәге башка төбәкләрнең экспозицияләрен һәм XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале мәйданчыкларын караячак. Моннан тыш, Рөстәм Миңнехановның фестивальдәге Татарстан делегатлары белән очрашуы да ниятләнә.

Бүген көннең икенче яртысында XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале (“Зур” боз сараенда) ачылышы була. Тантаналы чарада Россия Президенты Владимир Путин чыгыш ясаячак.

Белешмә өчен: Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале Сочида 14-22 октябрь көннәрендә уза. Россия инде бу чараны өченче тапкыр уздыра (алдан 1957 һәм 1985 елларда узды).

Быел Сочида уза торган чарада 180ләп илдән 20 меңләп яшь кеше катнаша.