Равил Моратов IV дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” ордены белән бүләкләнде

Бүләкләү турындагы Указга Россия Президенты 2009 елның 11 октябрендә кул куйган
(Казан, 15 октябрь, “Татар–информ”). ТР Премьер–министрының беренче урынбасары Равил Моратов IV дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” ордены белән бүләкләнде.
Россия Президенты Дмитрий Медведевның 2009 елның 11 октябрендә имзаланган бүләкләү турындагы Указы Кремльнең рәсми сайтында дөнья күргән.
ТР Премьер–министрының беренче урынбасары Татарстан Республикасының социаль–икътисади үсешенә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен бүләкләнә, диелә Указда.