Илһам Вәлиев ТР Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы итеп сайланды

И.Вәлиев сүзләренчә, район өчен төп бурыч –басуларныћ һәр гектар җирен файдалану
(Балык Бистәсе, 15 октябрь, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Бүген ТР Балык Бистәсе муниципаль районы Советы утырышында районның яңа башлыгы итеп Илһам Вәлиев сайланды. Утырышта ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов катнашты.
Район башлыгы вазифасына кандидат Илһам Вәлиев үз чыгышында Балык Бистәсе районы алдында торган бурычларны билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, быел районда 110 мең тонна ашлык суктырылган (узган елга караганда 46 процентка күбрәк), керем 280 миллион сум (55 процентка артыграк) тәшкил иткән.
Район авыл хуҗалыгы күрсәткечләре буенча Татарстанда 43 урында тора. “Бу урын Балык Бистәсе районы өчен түгел”, - дип ассызыклады Илһам Вәлиев. Район өчен авыл хуҗалыгы техникасы, җиһазлар, биналарның тузуы проблемалы мәсьәлә булып тора. Өстәвенә, районга инвесторлар килә башлады. Перспективалы проектларның берсе - 3300 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән мега-ферма төзелеше.
ТР Хөкүмәте һәм районның яңа җитәкчелек командасы ярдәмендә районда уңай үзгәрешләр башланды. Искә төшереп үтәбез, 28 майда Илһам Вәлиев Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына билгеләнгән иде.
2008 елда районда 5400 кв. метр торак сафка бастырылган. Киләчәктә 200–300 участокка шәхси йортлар салынырга мөмкин. Бу 3 миллион сум тирәсе салым түләүләре алырга мөмкинлек бирәчәк. Быел районда Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды программасы буенча, 16 күп фатирлы йортта 46 миллион сумлык ремонт эшләре башкарылган, 2009 елда 27 йортны ремонтлауга 110 миллион сум тирәсе акча сарыф итү планлаштырыла.
Бүген ТР Балык Бистәсе муниципаль районы советы утырышында 54 депутат район башлыгы һәм совет рәисе сайлауларында яшерен тавыш бирүдә бер тавыштан бу вазифага Илһам Вәлиевне сайлады.
Илһам Вәлиев җавап сүзендә ТР Президентына ышаныч һәм туган җирендә эшләргә мөмкинлек биргән өчен, 7нче сайлау округы сайлаучыларына һәм депутат корпусына ышанычлары өчен рәхмәт белдерде. “Безнең алга җирнең һәр гектарын файдалану бурычы куелды”, - дип билгеләп үтте районның яңа җитәкчесе. Илһам Вәлиев Балык Бистәсе районын республикада алдынгылар рәтенә чыгару өчен бөтен көчен куярга вәгъдә итте.
Шулай ук утырышта Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителде. Конкурсны үткәрү вакыты – 2008 елның 11 ноябре.