Дмитрий Медведев хәрбиләр, фән һәм сәнгать эшлеклеләренә бүләкләр тапшырды

Дәүләт бүләкләрен барлыгы 45 кеше алды.
(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”). Дмитрий Медведев бүген “илебез уңышларына зур өлеш керткән һәм үз казанышлары белән ил оборонасын ныгытуга, аның сәнгате, фәне һәм мәдәнияте үсешенә этәргеч ясаган, үз эшеңә, Ватаныңа, халкыңа тугыр хезмәт итүнең ачык үрнәге булып торган атаклы кешеләргә” дәүләт бүләкләре тапшырды.

Россия Героеның “Алтын йолдыз”ы, аерым алганда, хәрбиләр Андрей Воловиков һәм Валерий Чухванцевка тапшырылды. Дмитрий Медведев билгеләп үткәнчә, алар “авыр шартларда куелган хәрби бурычларны намус белән үтәп чыкты”. Россия Герое исеменә шулай ук очучы-сынаучылар Олег Мутовин һәм Имер Мөхәммәтгәрәев лаек булды.

Дәүләт бүләкләре Марк Захаров, Эльдар Рязанов, Сергей Безруков, Мария Шукшинага тапшырылды.

Югары бүләкләрне барлыгы 45 кеше алды.