Рөстәм Миңнеханов Казанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру белән танышты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин яңартылган ишегалларында булдыю

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәрендә «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру белән танышты. Аны Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.

Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, башта Рөстәм Миңнеханов Краснококшайская, 154 адресы буенча урнашкан йорт ишегалдында булды.

Территорияне төзекләндерү барышында җәяүлеләр өчен уңайлылыкка аерым игътибар бирелгән. Җәяүлеләр юллары ремонтланган, тышкы яктырту эшләре башкарылган, эскәмияләр куелган, спорт мәйданчыгы яңартылган. Эшләрне башкарганда яшел үсентеләр сакланган. 

Аннары Татарстан Президенты Чкалов урамындагы 7 нче йорт ишегалдын төзекләндерү белән танышты. Программа кысаларында биредә шулай ук яңа имин тротуар булдырылган. Балалар һәм спорт мәйданчыклары ишегалды тирәсенә урнаштырылган. Юл һәм мәйданчыклар арасында яшел зона буферы да бар.

Урнаштырылган уен җиһазлары кулланучыларның барлык яшь категориясен колачлый. Президентка хәбәр ителгәнчә, халык соравы буенча җәмәгать бакчасы өчен аерым участок оештырылган.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Восстание ур., 49 адресы буенча яңартылган ишегалдында булды. Биредә йорт яны территориясен функциональ тулыландыру формалаштырылган, парковка кесәләре оптимальләштерелгән һәм җәяүлеләрнең иминлеген арттыру буенча чаралар тормышка ашырылган.