Миңнеханов «Полимекс» вәкиле белән Татарстанда яңа объектлар төзү хакында сөйләште

Төркия холдингының республикада кунакханәләр төзү буенча берничә уңышлы проекты бар.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Полимекс» компаниясе директорлар советы рәисе Эрол Табанджа белән очрашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан территориясендә яңа инвестицион проектларны гамәлгә ашыру фикер алышуның төп темасы булды. Шунысын да искәртик: Төркия холдингының республикада кунакханәләр төзү буенча уңышлы проектлары бар инде.

«Без „Полимекс“ компаниясе белән хезмәттәшлек Татарстан һәм Төркия арасындагы үзара бәйләнешнең мөһим юнәлеш булуына шатбыз», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов очрашуда.