Төрекмәнстан президенты Рөстәм Миңнехановны сайлауларда җиңүе белән котлады

Татарстан һәм Төрекмәнстан җитәкчеләре икътисадтагы уртак проектларның үсеш перспективасы турында фикер алышты.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымухамедов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны республика җитәкчесе сайлауларда җиңүе белән шалтыратып котлады. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Төрекмәнстан лидеры Гурбангулы Бердымухамедов Рөстәм Миңнехановны Татарстанда узган президент сайлауларында җиңүе белән котлады. Шулай ук ул илләр арасында эшлекле һәм ышанычлы мөнәсәбәтләрнең югары дәрәҗәдә булуын һәм Россия Президенты Владимир Путинның төбәкләр дәрәҗәсендә халыкара хезмәттәшлек мәсьәләләренә шәхси игътибарын да әйтте», — диде Лилия Галимова.

Телефоннан сөйләшү барышында ике як та икътисадтагы уртак проектларның хәзерге торышына һәм үсеш перспективаларына бәя бирде.

Рөстәм Миңнеханов Гурбангулы Бердымухамедовка котлавы өчен рәхмәтен белдерде, аңа киләчәктә уңышлар, шулай ук Төрекмәнстан халкына иминлек теләде.

2020 елның 11-13 сентябрендә тавыш бирү нәтиҗәсендә татарстанлылар Рөстәм Миңнехановны кабаттан яңа срокка сайлады. Аның өчен 1,9 млн сайлаучы тавыш бирде, бу барлык тавышларның 83,28 процентын тәшкил итә.