Миңнеханов тормыш өчен уңайлы һәм имин мохит булдыруга багышланган киңәшмәдә катнашты

Киңәшмәне Россия Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Белоусов уздырды.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында «Яшәү өчен уңайлы һәм имин мохит» илкүләм үсеш максатына ирешү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Киңәшмәне Россия Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Белоусов уздырды.

«Ел саен кимендә 5 млн гаиләнең торак шартларын яхшырту, торак төзү күләмен елына 120 млн квадрат метрга кадәр арттыру, зур агломерацияләрдә юллар челтәрен 85 процентка арттыруны тәэмин итү кебек мәсьәләләр каралды», — диелә хәбәрдә.

Алдарак «Татар-информ» Татарстан Президенты инаугурациясе 18 сентябрьгә планлаштырылган дип хәбәр иткән иде.