Марат Садыйков «Ватан алдындагы казанышлары» медале белән бүләкләнде

Татарстан сәламәтлек саклау министры «сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте» өчен бүләкләнде.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковны II дәрәҗәдәге «Ватан алдындагы казанышлары» медале белән бүләкләде. Әлеге указ хокукый мәгълүмат порталында чыккан.

Марат Садыйков «сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте» өчен бүләкләнгән.

Марат Садыйков республиканың сәламәтлек саклау министры вазифаларына 2018 елның февралендә кереште.