Минтимер Шәймиев Сабри Тунч Ангылыга Төркиянең Казандагы генераль консулы белән очрашты

Сабри Тунч Ангылы Татарстандагы эшчәнлеген тәмамлый

(Казан, 15 август, “Татар-информ”). Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстанда эшен тәмамлап, Анкарага Төркия Тышкы эшләр министрлыгына эшкә кайтырга җыенучы Төркиянең Казандагы генераль консулы Сабри Тунч Ангылы белән очрашты. Сабри Тунч Ангылы, 1996 нчы елда Төркия Республикасының Казандагы генконсуллыгы ачылган көннән алып, - тугызынчы консул.

Очрашу барышында Минтимер Шәймиев билгеләп узганча, үз вакытында Казанда Төркиянең Генераль консуллыгын булдыру, Төркия Республикасы тарафыннан Татарстанга игътибар, кызыксыну белдерү күренеше булды. “Без моны югары бәялибез, мөнәсәбәтләрнең бик актив үсеш алуы күңелебезгә хуш килә. Моның тагын бер ачык мисалы булып, кичә Болгарда ачылган VI Халыкара Болгар форумы булды, һәм анда Төркиядән зур делегация катнаша”, - диде ТР Дәүләт Киңәшчсе.

Минтимер Шәймиев, шулай ук, Сабри Тунч Ангылыны тарихи вакыйга – Төркиядә беренче турыдан-туры Президент сайлау узуы белән котлады һәм халык тарафыннан сайлап куелган Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганга тәбрикләү сүзләрен җиткерүне сорады. “Без аның булдыклы, эш кешесе икәнен беләбез, аның җиңүе – Төркиянең халыкара абруен һәм дәүләтчелеген ныгыту юлында зур адым”, - дип ассызыклады ул.

Минтимер Шәймиев Сабри Тунч Ангылыга Татарстандагы эзлекле, уңышлы эше һәм Россия-Төркия мөнәсәбәтләре үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәтен ирештерде, аңа алдагы дипломатик эшчәнлегендә уңышлар теләде.

Әңгәмә барышында соңгы ике елда аеруча зур әһәмияткә ия уртак вакыйгалар искә алынды, төрки телләр, төрки халыкларның мәдәни-тарихи мирасы үсеше һәм аларны саклап калу проблемалары күтәрелде, Татарстан һәм Төркия арасында хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләре турында фикер алышу булды.

Сабри Тунч Ангылы Татарстан Республикасы һәм аның җитәкчелегенең бүген Төркия һәм Россия арасында урнашкан яхшы мөнәсәбәтләрдә, ике ил арасында киңкырлы багланышларны ныгытуда зур роль уйнаганын ассызыклады.

Ул Татарстанның беренче Президентына үз эшчәнлегенә теләктәшлек белдереп, татар һәм төрек халыклары арасында мәдәни элемтәләрне үстерүдә актив катнашуы өчен рәхмәтен җиткерде. Генконсул Татарстанның тарихи мирасын торгызу буенча Минтмер Шәймиев эшчәнлеге белән соклануын белдерде һәм аны Болгар тарихи-археологик комплексының ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары исемлегенә кертелү белән котлады.

Сабри Тунч Ангылы, бер яктан, Төркиядән читтә алты еллык дипломатик эшеннән соң, ватанына кайтуына шат булуын белдерде, икенче яктан, үкенечле хисләр белән дә китүен яшермәде, чөнки аның гаиләсе Татарстанны яратырга өлгергән һәм үзен өйдә кебек хис иткән, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.