news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар халкының үзенчәлеген саклау программасын финанслау өч тапкырга артачак

Программаны финанслау елына 32 млн сумнан 100 млн сумга кадәр җиткереләчәк.

(Казан, 15 июль, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). 2014 елда Татарстан хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән «Татар халкының үзенчәлеген саклау» дәүләт программасын финанслауны елына 32 млн сумнан 100 млн сумга кадәр арттыру күздә тотыла. Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов моңа ризалыгын биргән.

«Программаның Президент тарафыннан хуплануы зур бурыч та, өмет тә», — диде Васил Шәйхразиев.

Васил Шәйхразиев белдерүенчә, программаның финанс ягын арттыруның сәбәбе — татар җәмәгатьчелегенең үтенеч-гозерләре. «Татар халкының үсеш стратегиясе буенча сөйләшүләр алып барганда, без милләттәшләребездән күп тәкъдимнәр ишеттек, тик аларны тормышка ашыру өчен матди чыгымнар кирәк. Кайбер тәкъдимнәр хәзерге программага кермәгән иде, шуңа без Президентка мөрәҗәгать иттек, ул аларны хуплады», — диде вице-премьер.

100 миллион сум финанслауга корылган яңа программа инде әзер, аны, татар җәмәгатьчелеге фикерләрен исәптә тотып, министрлыклар, ведомстволар һәм Бөтендөнья татар конгрессы берлектә төзегән. Яңа программа 2020-2023 елга билгеләнгән. Ул августта кабул ителер дип ниятләнә.

Финанслар, аерым алганда, чит өлкәләрдә яшәүче татар оешмаларына милли кием һәм реквизитлар ягыннан булышуга, милли музыка уен кораллары алуга да тотылачак. «Татар оешмалары һәрвакыт бу әйберләрне сорап мөрәҗәгать итә, әмма аңа финанслау каралмаган иде», — диде премьер-министр урынбасары. Моннан тыш, программага Илһам Шакиров исемендәге дәүләт премиясен булдыру, татар яшьләре форумы уздыру, татар китаплары чыгару, татарча кино-мультфильмнар әзерләү, шәҗәрәләр төзү, татарча диктантлар оештыру да кергән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100