news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнехановка Яшь тамашачы театры биналары комплексы проектын тәкъдим иттеләр

Президент театр-мәдәният комплекслары төзегәндә объектларның тарихи рәвешен саклап калырга кирәклеген әйтте.

Рөстәм Миңнехановка Яшь тамашачы театры биналары комплексы проектын тәкъдим иттеләр
tatarstan.ru

(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә урнашкан берничә әһәмиятле объектны, шул исәптән Яшь тамашачы театрын да карады. Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова һәм театр директоры Айгөл Горнышева белән берлектә Яшь тамашачы театры биналары комплексын үстерү планнары турында фикер алышу булды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов театрның хәзерге торышы белән танышты, тамаша залын һәм башка бүлмәләрне, эчке ишегалдын карады. Яшь тамашчы театры элекке Шәрык клубы бинасында урнашкан, ул XIX гасыр ахырына караган төбәк әһәмиятенә ия мәдәни мирас объекты булып санала. Хәзерге вакытта бина төзекләндерүгә мохтаҗ.

Мәйданнарны зурайтуга бәйле рәвештә, Яшь тамашачы театры базасында театр-мәдәният комплексы төзү турында карар кабул ителгән. Рөстәм Миңнехановка модернизация проектын тәкъдим иттеләр. Проект нигезендә, монда кече тамаша залы, җәйге амфитеатр, балалар иҗаты өчен мәйданчыклар, театраль кафе һәм башкалар булырга мөмкин.

Президент әйтүенчә, һәр мәйданчыкка беренче чиратта тамашачы тарафыннан ихтыяҗ булырга һәм ул үз-үзен акларга тиеш. Ул биналарның тарихы рәвешен саклап калу мөһимлеген дә әйтте.

Шулай ук бүген республика җитәкчесе реставрацияләнгән Әҗем мәчетен һәм төзекләндерелгән Челышев йортын, «Локомотив» шәһәр комлыгы территориясен дә карады. Петербург урамында аңа «Кольцо» сәүдә-күңел ачу комплексын реконструкцияләү вариантларын тәкъдим иттеләр.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100