news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов реставрацияләнгән Әҗем мәчете һәм Челышев йортын карады

Объектларны Рөстәм Миңнеханов үз контролендә тота.

Рөстәм Миңнеханов реставрацияләнгән Әҗем мәчете һәм Челышев йортын карады
https://tatarstan.ru

(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге әһәмиятле объектларны реконструкцияләү һәм реставрацияләү эшләре барышы белән танышты. Шулай ук ул реставрацияләнгән Әҗем мәчетен һәм төзекләндерелгән Челышев йортын да карады. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әҗем мәчетен реставрацияләү турында йөкләмәне Рөстәм Миңнеханов 2016 елда бирде. Фәткуллин урамындагы 15 йортта урнашкан мәдәни мирас объекты ул вакытта начар хәлдә иде. Эшләр биш ел дәвам итте. Төзекләндерү-реставрация эшләренә республика бюджетыннан 31 млн сум бүлеп бирелгән. Шулай ук «Тарихи хәтер» «Бердәм Россия» партия проекты буенча финанслау кысаларында 73 млн сум бирелгән.  

Әҗем мәчете бер катлы, ике заллы һәм 51 метр биеклектәге манарадан тора. Бина 1887-1890 елларда милли-романтик юнәлештә эклектика формасында төзелгән. Декоратив бизәүдә мөселман шәрык архитектурасы мотивлары кулланылган. Мәчет территориясендә ике катлы мәдрәсә һәм агачтан эшләнгән мулла йорты да бар.

Рөстәм Миңнеханов башкарылган эшләрне уңай бәяләде һәм реставраторларга рәхмәт белдерде. Ул зур гыйбадәт залын карады, эчке бүлмәләр интерьерын һәм декорын бәяләде.

Соңыннан Рөстәм Миңнеханов Кремль урамы 25/22 адресы буенча урнашкан Челышев йортын да карады. Подвалы булган ике катлы кирпеч бина XIX гасыр уртасында төзелгән һәм республика күләмендә әһәмияткә ия мәдәни мирас объекты дип кабул ителә. 2015 еда КФУ балансына тапшырыла.

Татарстан Президенты йөкләмәсе буеча 2019 елда объектта җылылык, су белән тәэмин итү, электроэнергия челтәрләренә капиталь ремонт ясалган. Моннан тыш, уку бүлмәләре, актлар залы, коридорлар һәм баскычлар яңартылган. Эшләр барышында чарлактагы авария хәлендәге ике матчаны һәм түбәдәге дүрт матчаны алмаштырганнар, бинаның Кремль урамына караган алгы өлешен төзекләндергәннәр. Хәзер бинада КФУның чит ил студентлары өчен әзерлек факультеты урнашкан.

Шулай ук бүген Рөстәм Миңнеханов «Локомотив» шәһәр комлыгы территориясен, Казан яшь тамашачы театрын карады. Петербург урамында аңа «Кольцо» сәүдә-күңел ачу комплексын реконструкцияләү вариантларын да тәкъдим иттеләр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100