news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мишустин Миңнехановның мускул авырулары булган балаларга ярдәм итү үтенечен хуплады

Татарстанда арка мускулы атрофиясеннән интегүче 24 бала яши.

Мишустин  Миңнехановның мускул авырулары булган балаларга ярдәм итү үтенечен хуплады

(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның арка мускулы атрофиясе белән авыручы балаларны дәвалауда ярдәм итү үтенечен хуплады. Бу хакта «Татар-информ»га республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте.

«Рөстәм Миңнеханов балаларны дәвалау эшен оештыруда ярдәм сорап ил Премьер-министры Михаил Мишустинга хат юллады. Хөкүмәт вәкиле әлеге гозерне хуплады һәм аны кураторлык итүче вице-премьер Татьяна Голиковага юллады», — диде Галимова.

Лилия Галимова сүзләренчә, Татарстанда арка мускулы атрофиясеннән (СМА) интегүче 24 бала яши. Бу чир арка миен зарарлый, нәселдән килә һәм дәвалап булмый торган авыру. Балаларның умыртка баганасы бик нык кәкрәя, сулыш алу авырлаша, алар ирекле хәрәкәт итә алмый.

Россиядә бу авыруны дәвалаганда куллана торган теркәлгән бердәнбер препарат "Спинраза" дигән дару. Бер бала өчен еллык дәвалану курсы якынча 50 миллионны тәшкил итә һәм бу дәвалану бөтен яшәү дәверендә таләп ителә. Ташламалы исемлеккә әлеге дару кертелмәгән, бу үз вакытында дәвалану мөмкинлеген шактый катлауландыра.

«Бүген Татарстан Президенты кушуы буенча республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков ТР Министрлар кабинеты бинасы янына килгән СМА диагнозлы ике бала тәрбияләүче гаилә белән очрашты. Министр аларга Президентның гаиләнең катлаулы хәле турында хәбәрдар булуын әйтте, шулай ук арка мускулы атрофиясе диагнозлы пациентлар очраша торган проблемалар турында сөйләде», — диде агентлык әңгәмәдәше.

Лилия Галимова әйтүенчә, министр әти-әниләргә ТР Президенты тарафыннан РФ Премьер-министры адресына җибәрелгән хатның күчермәсен тапшырган һәм республикада балаларның сәламәтлегенә бәйле катлаулы вазгыятьне хәл итү өчен кирәкле чаралар күреләчәген әйткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100