Бүген ТР Президенты “Каргалы” терлекчелек комплексның өченче линиясен ачуда катнашты

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдергәнчә, соңгы елларда Әлки районы терлекчелек районы буларак республикада үз позицияләрен ныгыта бара
(Әлки, 15 июль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең Әлки районына эш сәфәре “Кызыл Шәрык - Агро” ААҖнең “Каргалы” терлекчелек комплексы белән танышудан башланды.
“Каргалы” комплексы соңгы елларда терлекчелек ныклы үсеш алган районда лидерларның берсе. Бүген биредә 134 кеше хезмәт куя. Аларга җәйге каникуллар чорында тирә-як авыллардан 47 бала – 9-10 сыйныфны тәмамлаган егетләр һәм кызлар булыша. Комплекс җитәкчесе Әнәс Фәттахов белдергәнчә, аларны бирегә гади кызыксыну яки каникуллар чорында акча эшләп алу гына китермәгән. Алар киләчәктә үзләрен авыл хуҗалыгы белән бәйләргә теләгән өметле яшьләр. Әнәс Фәттахов аңлатуынча, хәзерге вакытта аграр университет һәм ветеринария академиясенә максатчан кадрлар әзерләү программасы буенча эшләр алып барыла. Шуңа күрә биредә ныклы техник базасы һәм заманча техника белән җиһазландырылган “Каргалы” комплексының бүгенге заман яшьләрен бирегә кабул итәргә бөтен мөмкинлеге дә бар.
2003 ел ахырында төзелә башлаган “Каргалы” комплексы елдан-ел киңәя бара. Биредә инде сыер фермаларының саны уннан артып китә. Бүген ТР Президенты катнашында биредә өченче линия – яңа бозау тудыру комплексы ачылды. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдергәнчә, соңгы елларда Әлки районы терлекчелек районы буларак республикада үз позицияләрен ныгыта бара. Соңгы елларда биредә терлекчелек продукциясе җитештерү 3,5 тапкырга арткан. Министр аның киләчәктә перспективалы район булуын, бу эштә районга эре инвесторлар килүнең зур роль уйнавын билгеләп үтте. Быелның 6 ае эчендә районда 35,6 мең тонна сөт җитештерелгән. Биредә тәүлеклек уртача савым 22,3 литр тәшкил итә. Комплекс җитәкчелеге аңлатуынча, “Каргалы” фермалары 5800 баш мөгезле эре терлек өчен уйланыла, хәзерге вакытта биредә 4420 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 4155е савым сыерлары. Җитәкчелек белдергәнчә, алга таба максат - бер сәгать эчендә бер сыер саву урыныннан биш сыерны уздыру. Хәзерге вакытта бу күрсәткеч өч сыер тәшкил итә. Терлекләрнең баш санын арттыру әлеге мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итәчәк, диләр. Шунысын да әйтергә кирәк, “Кызыл Шәрык – Агро”га караган әлеге комплекста нәселле сыерлар үрчетелә, аларның барысы да Германия, Финляндия һәм Даниядән кайтартылган. Шунысы әһәмиятле, биредә савым сыерлары бозауламаган сыерлар һәм таналардан аерым асрала, ә бозаулаганнан соң берничә көн үткәч бозаулар райондагы башка хуҗалыкларның фермаларына асрау өчен күчерелә. Бүген Президент шундый хуҗалыкларның берсе – “Ялкын” аерымланган хуҗалыгының реконструкция үткәрелүче фермаларында булды, әлеге фермалар моннан өч ел элек “Кызыл Шәрык – Агро” карамагына бирелгән булган. Бүгенге көндә анда төзекләндерү эшләре үткәрелә һәм бу эшләрне инде быел көзен тәмамлау бурычы куелган. Әлеге ферма тулысынча мегафермалардан китерелгән бозауларны асрау өчен файдаланылачак. Ул 1800 баш бозауга исәпләнгән.
“Каргалы” комплексына яңадан әйләнеп кайтканда, биредә бүген шулай ук хезмәт коллективының июнь ае йомгакларына багышланган утырышы да узды. Утырышта июнь аенда иң яхшы эш күрсәткечләренә ирешкән бригадалар мактап үтелде. Шунысы әһәмияткә ия, Рәис Сәлахов җитәкләгән беренче бригада үз тарихында тәүге мәртәбә июнь аенда югары күрсәткечләргә ирешкән. Хезмәт коллективы утырышында яңа технологияләр куллану, биредә эшләүчеләрнең белемнәрен күтәрү белән беррәттән, җәйге челлә чорында сыерларны карау белән бәйле кайбер күрсәтмәләр дә бирелде. Мәсәлән, әлеге нәселле савым сыерлары эссе һава торышын бик авыр кичерә. Шуңа күрә хәзерге көндә савым күләмен киметмәү белән беррәттән, “Каргалы” терлекчеләре алдында сыерларны вакытында һәм тиешле күләмдә су белән тәэмин итү бурычы да тора. Хезмәт коллективы белән очрашуда Минтимер Шәймиев биредәге җитештерү мәсьәләләре һәм ирешелгән казанышлар белән беррәттән, авыл халкын, гомумән район халкын борчыган социаль мәсьәләләрне дә күтәрде. Әлеге тема шулай ук “Ялкын” аерымланган хуҗалыгы хезмәт коллективы белән очрашуда да дәвам итте.