news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов кадрлар әзерләү өчен ресурс үзәкләре ачарга тәкъдим итте

Татартан Президенты сүзләренчә, белем бирү ресурс үзәкләре базасында кадрлар әзерләүне һәм яңадан әзерләүне оештырырга кирәк.

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ресурс үзәкләре булдырырга тәкъдим итте. Алар базасында республикада яшәүчеләр чагыштырмача кыска вакыт эчендә кирәкле һөнәр үзләштерер иде. Бу хакта республика җитәкчелеге эшмәкәрләр белән очрашуда әйтте.

«Балабай» балалар киемнәре җитештерү белән шөгыльләнүче эшмәкәр Елена Батаева Миңнехановка компаниягә хезмәткәрләр җитешмәве турында сөйләде.

«Безнең җитештерү оешмасы Чаллыда балалар киемнәре тегү белән шөгыльләнә. Маркетплейсларга чыгу нәтиҗәсендә безнең продукция төрле төбәкләрдә актив сатыла. Безнең потенциал зур, әмма тегүчеләр юк. Хәзер бездә ун тегүче-операционист эшли, ә 35 тегүче кирәк. Бүгенге көндә без 25 эш урыны бирергә әзер», — диде эшмәкәр.

Әлеге проблеманы хәл итү өчен кыска вакытта һөнәр үзләштерә торган ресурс үзәкләре ачарга кирәк, дип җавап бирде Рөстәм Миңнеханов.

«Тегү курслары кирәк. Бу катлаулы операция түгел. Бездә эшсез кешеләр җитәрлек. Вакытлыча эшләүче хуҗабикәләр бар», — диде республика Президенты.

Миңнеханов сүзләренчә, белем бирү ресурс үзәкләре базасында кадрлар әзерләүне һәм яңадан әзерләүне оештырырга кирәк. Шул ук вакытта дәресләр өч ел дәвам итәргә тиеш түгел, ә якынча 1-1,5 айда укучылар өчен уңайлы вакытта оештырырга кирәк, диде ул.

«Кайдадыр тегүче, кайдадыр башка белгечлекләр кирәк. Безнең бурыч — кешеләрне әзерләү. Гаризалар җыярга һәм бу эшне системалы базага куярга кирәк», — диде Миңнеханов һәм Татарстанда белем бирү оешмалары җитәрлек булуын билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100