news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Иннополиста «Ю1» торак микрорайонын төзи башлау турында игълан итте

«Микрорайон төзү — зур проект. Иннополис проекты Татарстан өчен генә түгел, бөтен ил өчен дә хезмәт итәчәк дип ышанам», — диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Иннополиста «Ю1» торак микрорайонын төзи башлау турында игълан итте
https://tatarstan.ru

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Иннополиста бүген «Ю1» яңа торак микрорайонын төзи башлау турында игълан ителде. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

«Микрорайон төзү — зур проект. Иннополис проекты Татарстан өчен генә түгел, бөтен ил өчен дә хезмәт итәчәк дип ышанам. Болар барысы бергә үсеш өчен яхшы синергия бирә», — диде тантаналы чарада ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук әлеге проектны уңышлы гамәлгә ашыруларын теләде. «Муниципалитеттан һәм республикадан кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк», — дип ышандырды ул.

«Иннополис 2024» компаниясе генераль директоры Николай Никифоров сүзләренчә, Иннополис өчен бу мөһим вакыйга, чөнки мондый проект шәһәргә алга таба үсәргә мөмкинлек бирәчәк.

«Без төзелеш буенча агымдагы планнарны гамәлгә ашырганда, потенциаль халык 5-5,5 мең кешедән проектны тәмамлау нәтиҗәләре буенча 25-30 мең кешегә кадәр артырга мөмкин. Бу мөһим, чөнки бүген Иннополис үзенең бөтен мөмкинлекләрен сарыф итте диярлек. Монда эшләргә һәм яшәргә теләүчеләрнең чираты зур. Һәм бу югары класслы белгечләр. Без моны хезмәт хаклары һәм салымнар дәрәҗәсе буенча күрәбез», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100