Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов үзмәшгульләргә: Безнең республика символикасы белән костюмнар булуын телим
Очрашуда маркетплейсларда үзмәшгульләр продукциясен сату, халыкара электрон мәйданчыкларга чыгарга ярдәм итү юллары һ.б. турында фикер алышалар.
(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләр белән очрашуда костюмнар тегү белән шөгыльләнүче республика үзмәшгульләренә мөрәҗәгать итте.
«Безнең хезмәттәшләребез теккән костюмнарда республика символикасы, нәрсәдер үзебезнеке булсын иде. Һәрвакыт чит илнекен киеп йөрү — бик матур түгел, шуңа күрә без җитештерүчеләргә ярдәм итәчәкбез, әлеге продуктларны һәм эшләнмәләрне башкаларга тәкъдим итәчәкбез һәм үзебез дә файдаланачакбыз», — диде республика җитәкчесе.
Бүген Рөстәм Миңнехановның эшмәкәрләр белән очрашуында маркетплейсларда үзмәшгульләр продукциясен сату, халыкара электрон мәйданчыкларга чыгарга ярдәм итү юллары, экспорт операцияләрен камилләштерү, җиңел сәнәгатьтә эшче белгечлекләренә кытлык турында фикер алышу бара.
Чараның модераторы — Татарстанда эшмәкәрләр хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз